Рөстәм Миңнеханов UenFest фестивале мәйданчыгын карады

1 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов UenFest Татарстан халыкларының традицион уеннары республика фестивалендә булды.

Фестиваль «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә уза һәм 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Аның эшчәнлеге белән республика җитәкчесе дә танышты.

Исегезгә төшерәбез, UenFest традицион уеннар фестивале 2020 елда старт алды. Республиканың әйдәп баручы театр актерлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре халык уеннары һәм башка төр уеннар үткәрде, шуны видеога төшереп, хештэг (#уенфест) куеп, социаль челтәрләрдә урнаштырдылар. Уен тамашалары бөтен республика буенча 1000нән артык ишегалдын колачлады. Проектны рәсми аккаунтта карау һәм бу аккаунтларда катнашучылар саны 100 000нән артык иде.

Чыганак: Президентның матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
329
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: