Рөстәм Миңнеханов: «Рус теленең байлыгы Россия халыкларының рухи мирасының тирәнлеген дә ачарга мөмкинлек бирә»

Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган тантаналы чарада катнашучыларны һәм кунакларны котлады.

Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды. Чара башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әйткәнчә, рус дөньясы Россия белән рухи бәйләнештәге, Ватаныбыз белән элемтәне тойган, үзен рус теле, мәдәнияте һәм рус тарихын йөртүче дип санаучы бөтен кешене җыйды һәм берләштерде, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. - Рус теленең байлыгы рус мәдәниятенең күпкырлы булуын гына түгел, ә Россия халыкларының рухи мирасының тирәнлеген дә ачарга мөмкинлек бирә. Күп гасырлар буена бергә-бергә яшибез, Ватаныбызда һәркем өчен туган телнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен беләбез".

Татарстанда әдәбиятны саклап калуга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында республикада яшәүче халыкларның рухи байлыгын саклап калу һәм арттыру эшендә көчләр берләште.

Чыганак: Татарстан Президенты матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
349
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: