Рөстәм Миңнеханов: Раифа монастыре — Татарстан энҗеләренең берсе

3-4 сентябрьдә монастырьны торгызуга 30 ел тулуга багышланган тантаналар уза.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Раифа Богородица ирләр монастыренда булды.

Республика җитәкчесе ике ел элек Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы белән ачылган Раифа монастыре тарихы интерактив музеенда булды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә Татарстан Дәүләт архивыннан уникаль документлар, чиркәү кирәк-яракларының сирәк үрнәкләре, кием-салым һәм 17-18 гасырда кулдан язылган китаплар тәкъдим ителгән.

Троица соборында Рөстәм Миңнеханов православие дин әһелләре белән очрашты, аларны истәлекле көн белән котлады.

«Бу елларда биредә үзгәрешләр күп булды. Бик яхшы музей барлыкка килде. Монда бөтен илдән дин тотучылар, туристлар килә. Раифа монастыре — республикабыз энҗеләренең берсе», — диде Татарстан Президенты, аның православие дөньясының горурлыгы булуын билгеләп узды. 

Шулай ук республика җитәкчесе монастырьны торгызуны башлап йөргән архимандрит Всеволод каберенә чәчәкләр салды, БДБ илләренең I Уеннарында катнашучы Әрмәнстан спортчылары белән очрашты, шулай ук чиркәү тарихына һәм хәзерге тормышына багышланган күргәзмәне карады. 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
324
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: