Россиянең төрле шәһәрләреннән 20 шагыйрь мәхәббәт турында шигырь сөйләячәк

Шигъри слэмда катнашучылар өчен бүләк тә каралган.

4-нче декабрь көнне Казанда «Синдикат» иҗат киңлегендә мәхәббәт темасына багышланган шигъри слэм узачак. Тамашачылар алдында Казан, Иваново, Мәскәү, Владимир, Бөгелмә һәм Түбән Камадан 20 шагыйрь чыгыш ясаячак.

Поэтик слэм ике турда узачак: беренче укылышта шигырьләр музыка белән үрелеп барачак, ә икенчесендә алар абсолют тынлыкта яңгыраячак. Тәнәфестә иң яхшы шагыйрьләр өчен тамашачылар тарафыннан тавыш бирү булачак. Ярымфиналга җиде кеше узачак, шуларның өчесе призер булачак.

Төп приз – авторлык шигыренә профессиональ видеоарт төшерү.

Чарага рәсми сайтта алдан теркәлү буенча кушылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте. Проектны гамәлгә ашыру Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның грант чаралары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

Чыганак: Казан мэриясе сайты 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
303
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: