Россиядә үз халыкларының мәнфәгатьләрен яклаучы лидерларны әзерләячәкләр

Бу хакта университет ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Анатолий Торкунов әйткән.

Мәскәү Дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО), «Россиянең күп санлы халыклары. Җәмәгать дипломатиясе мәктәбе» Бөтенроссия конкурслы мәгариф программасы кысасында, илебездә, шулай ук халыкара мәйданчыкларда үз халыкларының мәнфәгатьләрен профессиональ яклауга сәләтле лидерлар төркемен әзерләү планлаштырыла.

Бу хакта университет ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Анатолий Торкунов ТАССта программаны башлап җибәрүгә багышланган матбугат конференциясендә белдергән.

«Әлеге мәгариф программасында катнашу һөнәри эшчәнлегебезгә бик тә туры килә. Программа илдәге аз санлы төп халыкларның мәнфәгатьләрен югары дәрәҗәдә яклый алырдай акыллы, белемле кешеләрне әзерләү өчен эшләнгән», – дип билгеләп үткән ул. Академик әйтүенчә, Россиядә яшәүчеләрнең үзләре өчен дә, халыкара бергәлек өчен дә Төньякның төп халыкларының мәдәни мирасын саклау гадәттән тыш зур әһәмияткә ия.

Моннан тыш Торкунов аз санлы төп халыкларның мәнфәгатьләрен яклау темасының МГИМО галимнәре һәм студентларында зур кызыксыну тудыруын, вузның бу юнәлештә үз өлешен кертергә омтылуын искәрткән. Университетта башланып килүче программаның өченче – соңгы этабы үтәчәк. Ул тармак буенча лекцияләр, шәхесне һәм һөнәри күнекмәләрне үстерүгә багышланган семинарлар, тренингларны үз эченә алачак. Ә инде беренче ике этабы дистанцияле форматта уздырылачак: программада катнашучыларны эссе һәм тематик тестлар узу, шулай ук төрле тренинглар, лекция, семинарлар көтә.

МГИМО ректоры билгеләп үткәнчә, бәйге йомгаклары буенча өч җиңүчегә Россиянең алдынгы вузларында МВА программалары буенча яки магистратурада белем алуга грантлар тапшырылачак. Шул ук вакытта финалга чыгучылар Россия университетларында онлайн программалар буенча өстәмә белем алуга һәм чит телләргә өйрәнү буенча интенсив курслар узуга сертификатлар алачак.

«Без программага ничек тә күбрәк кешеләрне җәлеп итүгә омтылачакбыз. Ә җиңүчеләр – үзләрен иң әзерлекле кешеләр буларак күрсәтеп, соңыннан мөһим халыкара мәйданчыкларда аз санлы халыклар исеменнән эш итә, Россиядә үз мәнфәгатьләрен яклый алырдай элита булачак», – дип йомгак ясаган ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
304
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: