Россиядә милләтләрне аеру дигән әйбер юк

Россиядә яшәүчеләрнең 80 проценты үзгә милләт вәкилләренә карата тискәре мөнәсәбәттә түгел.

Милләтара мөнәсәбәтләр бик «сизгер» тема булып кала. Гәрчә Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге башка милләт вәкилләренә карата тискәре мөнәсәбәттә тормаса да. Дәүләт башлыгы администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсәләм Магомедов Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет президиумы утырышында шулай дип белдергән. «Россиядә яшәүчеләрнең 80 проценты үзгә милләт вәкилләренә карата тискәре мөнәсәбәттә түгел. Шуңа да карамастан,  бик «сизгер» тема бу», – дигән  Россия Президенты администрациясе башлыгы урынбасары. Шуңа күрә, Магомедов әйтүенчә, дәүләт милли сәясәте темасы белән шөгыльләнүче барча кешеләргә үзләренең эшендә бик уяу булырга кирәк.

«Дәүләт милли сәясәте белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең квалификациясе, шулай ук һөнәри әзерлек дәрәҗәсе зур әһәмияткә ия. Дәүләт милли сәясәте стратегиясенең мөһим бурычларыннан берсе бу», – дигән Магомедов, Россия Президенты Владимир Путинның бу җәһәттән тиешле бурычлар йөкләвен искәртеп.

Россия Президенты Аппараты җитәкчесе башлыгы басым ясап әйткәнчә, моңа кадәр Президент биргән поручение нигезендә, һәр муниципалитетта милләтара мөнәсәбәтләргә җаваплы кеше булдырып, аларның һәркайсы махсус укытылырга-өйрәтелергә тиеш.

«Моннан тыш дәүләт милли сәясәте өлкәсен профессионаллар белән тәэмин итү генә түгел, кадрларның тотрыклылыгын булдыру да мөһим», – дип йомгак ясаган Магомедов.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
583
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: