"Россия тәмнәре" бәйгесендә Татарстан ризыклары өчен тавыш биреп булачак

Бәйгедә татарча какланган үрдәк ите, Алабуга прәннеге, Алабуга квасы кебек тәм-томнар катнаша.

"Россия тәмнәре" төбәк азык-төлек продуктлары брендларының илкүләм конкурсы икенче тапкыр уздырыла. Быел Татарстаннан 17 предприятие катнаша, алар арасында ит продукциясе, милли тәм-томнар, сырлар һәм виноград эчемлекләре җитештерүчеләр дә бар.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, ошаган бренд өчен 20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр https://russiantastes.ru сайтында тавыш биреге була.

Бәйгедә татарча какланган үрдәк ите, Алабуга прәннеге, Алабуга квас эчемлеге, "Птичка Елабужская" конфеты, кәҗә сөтеннән әзерләнгән Лаеш сыры, Татарстан виноград эчемлеге, Татар Балы, Болгар үрдәк казысы, Казан үрдәге, татар казысы, каймак, катык, корт, бал, талкыш кәләвә, чәй һәм Казан чәк-чәге катнаша.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
340
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: