«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия конкурсына гаризалар тапшырырга ашык!
«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар 2021 елның 1 июненнән кабул ителә башлый.
Фотоконкурс ел саен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә. Ул «2014-2023 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уза.
Бәйгенең нигезләмәсе белән таныша аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз