Путин мәктәпләрдә көн саен Россия әләмен күтәрүне яхшы идея дип саный

Россия флагын көн саен күтәрү тәкъдимен элегрәк тә әйткәннәр иде.

Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә Россия флагын көн саен күтәрү традициясен кертү идеясен хуплады.

Инициативаны элегрәк «Артек» тәрбиячесе Вячеслав Антипов тәкъдим иткән иде. Аның сүзләренчә, флагны күтәрү традициясе балаларга бик ошый. Бу турыда «Российская газета» яза.

Путин яхшы һәм урынлы тәкъдим дип атады. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, моның өчен бердәм гомумроссия стандартын кертү турында уйларга кирәк. Инициативаны федераль бюджеттан финанслау мәсьәләсен дә уйларга кирәк, дип өстәде Президент.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
362
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: