"Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты фестиваленең зона этаплары башлана

Конкурста катнашучылар 22-23-нче октябрьдә Казанда очрашачак.

Татарстанда «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана. Казанда катнашучылар 22-23-нче октябрьдә очрашачак.

Быел фестивальдә катнашу өчен Татарстан предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләреннән 180-нән артык гариза килгән.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, зона этаплары тамашачыларсыз узачак. Жюри каршына сәхнәгә чыгу командалар һәм аерым башкаручылар бер-берсе белән кисешми торган итеп оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Барлык катнашучылар да сәхнә янына температура үлчәгәннән һәм кулларны дезинфекцияләгәннән соң гына кертеләчәк. Мәйданчыкта чыгышлар санитар эшкәртү өчен туктатылачак.

Иң яхшы командалар фестивальнең суперфиналына чыгачак, ул 12-13 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак. Җиңүчеләрнең исемнәре 15-нче ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта игълан ителәчәк. Аларга ТР Президентының традицион күчмә Кубогы, шулай ук акчалата премияләр һәм махсус призлар тапшырылачак.

Чыганак: Казан мэриясе сайты 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
328
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: