Мөселман яшьләрен "MuslimQuiz" акыл көрәшенә чакыралар

Уенда алты кешелек командалар махсус әзерләнгән сорауларга җаваплар эзли.

ТР мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман яшьләре өчен яңа проект эшләтеп җибәрә: «MuslimQuiz» — командалы акыл ярышы.

Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алты кешелек командалар махсус әзерләнгән сорауларга җаваплар эзлиячәк. Беренче уен «Экстремизмга — юк!» айлыгы кысаларында «Тату яшик!» исеме астында үтәчәк.  Очрашу милләтара теләктәшлек һәм төрле дин вәкилләре арасында татулык темасын ачачак.

Беренче акыл көрәше Нәзарәтнең актлар залында 23 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә узачак. Уенда катнашу өчен 60 кеше теркәлде, алар 6 кешелек 10 командага бүленде. Уенчыларны теркәү дәвам итә.

Катнашу бушлай. Ел ахырына кадәр төрле темалар буенча 4 очрашу үткәреләчәк. 

  • Уенда катнашу өчен 22 сентябрьга кадәр шушы сылтама буенча теркәлергә кирәк.

 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
313
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: