"Мин яратам сине, Татарстан!" видеороликлар бәйгесе уздырыла

Бәйгедә теләсә кем яки теләсә кайсы иҗат коллективы катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Мин яратам сине, Татарстан!» видеороликлар бәйгесен игълан иткән. Бәйге «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә үткәрелә, дип үәбәр итә Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

«Республиканы ни өчен яратуыгыз, бигрәк тә нәрсәсе өчен яратуыгыз турында, Татарстан хакында кунакларга иң элек нәрсәләр сөйләргә теләвегез турында видеоролик төшерегез. Видео ярдәмендә Татарстанны нәрсәдән башка күз алдына да китерә алмавыгыз турында кыскача гына, ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә тырышыгыз. Әнә шундый шәхси тәэсирләрдән республика турында, биредә яшәүчеләр, аның күренекле урыннары һәм күп кенә башка нәрсәләр турында тиңдәшсез хикәя туарга мөмкин», – ди бәйгене оештыручылар.

Бәйгедә катнашучыларга видеоролик өчен ике форматның берсен: өч минутка һәм бер минутка кадәрге форматның берсен сайлап алырга кирәк. Видеороликларның төп нөсхәләрен 17 декабрьгә кадәр MPEG4 яки AVI форматында түбәндәге электрон адрес буенча (oprt.tatar@yandex.ru) юлларга. Хезмәтләрне социаль челтәрләргә урнаштырганда, аккаунтның ачык булуын һәм түбәндәге хэштегларның күрсәтелүен карарга: #МинЯратамСинеТатарстан #ГодРодныхЯзыковРТ #15летОПРТ.

Бәйгедә теләсә кем яки теләсә кайсы иҗат коллективы катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

Җиңүчеләр 2021 елның 24 декабрендә игълан ителәчәк. Бәйгенең гомуми приз фонды 540 мең сум тәшкил итә. Видеороликларның һәр ике форматы буенча 3әр җиңүче билгеләнәчәк. Беренче урынга – 120 мең сум; икенче урынга – 100 мең сум; өченче урынга чыгучыга 50 мең сум тапшырылачак.

Бәйге нигезләмәләре белән һәм аның турында тәфсилле мәгълүматлар белән сылтама аша кереп танышырга мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
770
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: