"Милләт горурлыгы" премиясенә гаризалар кабул ителә

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәреләчәк.

27 сентябрьгә кадәр теләгендә булган барча кеше этномәдәни үсешкә һәм Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга шәхсән өлеш керткән өчен «Милләт горурлыгы» II Бөтенроссия иҗтимагый премиясенә дәгъва кылуга гариза тапшырырга мөмкин.

Әлеге мактаулы исемгә дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге проектларны тормышка ашыручы гомумроссия, төбәкара, төбәк, җирле иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерциясез оешмалар; Россиянең төрле почмакларыннан – туган телләрне укытучылар, тел активистлары, туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге проектлар авторлары; журналистлар һәм блогерлар; халык иҗаты осталары, иҗат коллективлары һәм иҗат берләшмәләре җитәкчеләре, әгъзалары дәгъва кыла ала.

Премия җиде номинация буенча бирелә:

· «Милләтара (этникара) тынычлык һәм татулыкны ныгытуга өлеш керткән өчен»;

 ·  «Туган телләрне саклау һәм үстерүгә өлеш керткән өчен»;

· «Дәүләт милли сәясәтен яктыртуга өлеш керткән өчен»;

· «Милли-мәдәни берләшмәләрнең милләтара (этникара) мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң яхшы проекты өчен»;

·  «Дуслык йортларының, Милләтләр йортларының, Халык иҗаты йортлары һәм үзәкләренең иң яхшы эшләре өчен»;

· «Россия халыкларының мәдәниятен (халык иҗаты, спортның милли төрләре, халык һөнәрләре һәм кәсепләре, этник мода һәм этник туризм) саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен»;

· «Милли-мәдәни берләшмәләрдә нәтиҗәле лидерлык өчен».

Премиягә дәгъва кылучыларга һәм кандидатлар тәкъдим итүче оешмаларга 27 сентябрьгә кадәр Оештыру комитетының электрон почтасына (premia@domnarodov.ru)   материаллар җибәрергә кирәк. Премия  бирү буенча нигезләмә һәм хәбәрләр белән премиянең рәсми сайтында (gordostnation.ru) танышырга мөмкин.

Конкурс комиссиясе 11 октябрьгә кадәр, һәр номинациядә өчәр лауреат билгеләп, карар кабул итәчәк. Экспертлар комиссияләре составына милләтләр мөнәсәбәтләре өлкәсендәге экспертлар, мәдәният, мәгариф, җәмәгатьчелек һәм дәүләт эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керә.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәреләчәк. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Премия милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче гражданлык җәмгыяте институтларының эшен җанландыру, этномәдәни төрлелекне саклау һәм үстерү, милләтара татулыкны һәм бердәмлекне ныгыту эшчәнлегендә кешеләргә шәхсән катнашуга этәргеч бирү максатында гамәлгә куелган. Ул 2020 елда «Россия Халыклары ассамблеясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән булдырылган.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
364
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: