Милли музей "Татарларның каюлы күне: кәсеп, традиция һәм сәнгать" күргәзмәсенә чакыра

Күргәзмә Казан татарлары һөнәренә багышланган, кайбер экспонатлар тәүге тапкыр тәкъдим ителә.

Милли музейда «Татарларның каюлы күне: кәсеп, традиция һәм сәнгать» вакытлы күргәзмәсе кыссаларында лекцияләр циклы дәвам итә

17 сентябрь 11.00 сәгатьтә Милли музейда Татарларның каюлы күне: кәсеп, традиция һәм сәнгать» күргәзмәсендә «Их, татар укучылары, чигүле искитмәле…» дип исемләнгән лекция, күргәзмә буйлапэкскурсия һәм тәҗрибә дәресе узачак. Лекциягә музей билетлары буенча керергә мөмкин булачак, әмма алдан ук чикләнгән урыннарны күздә тотып, телефон аша язылырга кирәк булачак.

Лекцияне Татарстан Республикасы Милли музееның әйберләр чыганаклары бүлеге фәнни хезмәткәре Шәрипова Гөлшат Гаделҗан кызы укыячак. Шундый ук форматта тагын бер лекция 24 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә уза узар дип күзаллана.

Күргәзмә Казан татарлары һөнәренә багышланган. Ул бөтен дөньяда диярлек билгеле: ХІХ гасыр башында бу аяк киемен Аурупа, Азия һәм хәтта Америкада йөрткәннәр. Күп кенә экспонатлар беренче тапкыр күрсәтелә.

Лекция һәм экскурсиядә катнашучылар күргәзмә экспонатлары белән танышачак, каюлы күнне эшкәртү һәм җитештерү традицияләренә төшенә алачак. Шулай ук бик популяр булган Урта Азия халыкларының бизәкле аяк киемнәрем белән якыннан танышырга мөмкинлек булачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84
 

Чыганак: Татарстан Милли музее

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
382
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: