Михаил Мишустин: «Мәдәният, тел, гореф-гадәтләр күптөрлелеген саклап калу - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе»

Россия Премьер-министры Ижаудагы фин-угор халыклары форумы катнашучыларын сәламләде.

Премьер-министр Михаил Мишустин Ижауда 3-4 июньдә узучы фин-угор халыклары форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләрен юллады. Телеграмма пәнҗешәмбе көнне Министрлар кабинеты сайтында урнаштырылды. РФ күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт булуын билгеләп үтеп, "анда төрле халыклар вәкилләре бердәмлектә, тынычлыкта һәм татулыкта яши", дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. Ул шулай ук мәдәният, тел, гореф-гадәтләр күптөрлелеген саклап калу - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе дип тә өстәде.

Әлеге форумны һәр ике ел саен үткәрү планлаштырыла. Быел - беренчесе.

Чыганак: ТАСС

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
296
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: