Мигрантларны вакцинацияләү мәсьәләсе хәл ителә
![](https://100tatarstan.ru/resize/shd/images/uploads/news/2021/6/9/113b38821a2b96d98e04264bccb5cf52.jpg)
Бу хакта вице-премьер Марат Хөснуллин белдерде.
Россия Хөкүмәте Россиягә хезмәт мигрантларын гадиләштерелгән тәртиптә кертү һәм аларның мәҗбүри вакцинациясе мәсьәләсен хәл итә, дип хәбәр итте РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин. Моны ул Петербург халыкара икътисади форумы кысасында интервью барышында әйтте.
Төзелештә хезмәт ресурслары булмау - бүген бик мөһим проблема, дип ассызыклады ул.
Чыганак: ТАСС
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз