"Культура" телеканалында Дуслык йортының яшь йолдызы катнашында тапшыру чыгачак

Әлеге чыгарылыш 2 октябрьдә 15:30 сәгатьтә "Культура" телеканалында эфирга чыгачак.

«Сакарвело» грузин бию халык ансамбле солисткасы Хәмис Магомедова «Большие и маленьки» телепроектын төшерүдә катнашты. Тапшыру чыгарылышын 2 октябрьдә «Культура» телеканалында карарга мөмкин булачак.

Проект өчен махсус видеоролик-презентация төшерелде. Роликка Казанның истәлекле урыннары кадрлары, шулай ук кыз баланың биш яшеннән бирле шөгыльләнә торган Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты керде.

«Россия-Культура» телеканалының «Большие и маленькие» проектының яңа сезоны — бию ярышы. Иң кызыгы, анда җиңүчеләр дә һәм җиңелүчеләр дә юк. Бу юлы проектта катнашырга илнең барлык төбәкләреннән 400 гә якын коллектив теләк белдергән. Катнашучылар 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге биючеләр. Хәмис Магомедова катнашындагы чыгарылыш 2 октябрьдә 15:30 сәгатьтә «Культура» телеканалында эфирга чыгачак.

Катнашучылар саны арту программалар саны күбәюгә китергән: узган ел тамашачылар проектның 6 чыгарылышын күргән булсалар, бу юлы алар 8 булачак. Номинацияләр элеккечә: классик, халык һәм заманча бию.

Конкурсның географиясе илнең барлык төбәкләрен колачлый: тапшыру төшерүдә катнашу өчен Архангельск, Волгоград, Иваново һәм Свердловск өлкәләреннән, Дагыстан Республикасыннан, Ямал-Ненец автоном округы, Бурятия Республикасы, Саха (Якутия) Республикасыннан балалар һәм аларның укытучылары килде.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
322
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: