Краснодар татарлары түбәтәй бизәргә өйрәнәчәк

Краснодар крае татарлары мондый чараларны һәрдаим үткәрә.

Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы 16 октябрь көнне төбәктәге татарлар өчен түбәтәй бизәү буенча осталык дәресе уздыра.

«Краснодардагы „Мирас“ клубы татар халкының зәркән бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнә. Теләгән һәркем татар түбәтәен бизәргә өйрәнә алачак», — диде Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мастер-класс 11 сәгатьтә башлана һәм 4 сәгать дәвам итәчәк. Төбәктәге эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, чарада 10 гына кеше катнаша ала. Осталык дәресендә катнашырга теләүчеләргә 8(918) 012-10-02 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Краснодар крае татарлары мондый чараларны һәрдаим үткәрә. Моңа кадәр андагы милләттәшләребез милли бизәнү әйберләре ясарга өйрәнгән иде. 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
301
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: