Хезмәт министрлыгы мигрантларны эшкә алуга квоталарны төбәкләргә үзләре теләгәнчә бүлү хокукын бирергә җыена

Сүз уңаеннан, киләсе елга хезмәт мигрантларын җәлеп итүгә квота инде билгеләнгән.

Россия Хезмәт министрлыгы чит илдән килгән хезмәткәрләрне эшкә яллау өчен файдаланылмыйча калган квоталарны эш бирүчеләр арасында бүлешү вәкаләтләрен төбәкләргә бирергә тәкъдим итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Боерык проекты нигезендә, субъектлар алты ай эчендә рөхсәт документларын рәсмиләштерүгә мөрәҗәгать итмәгән эш бирүчеләрнең квотасын мигрантларга ихтыяҗ кичерүче компанияләр файдасына киметә алачак. Шул ук вакытта ведомствоара комиссия, тулаем илдә квотага резерв беткән очракта, субъектлар тәкъдимнәреннән баш тартырга мөмкин”, – диелә хәбәрдә.

Министрлыкта искә төшереп үтелгәнчә, Россия территориясендә булуга виза таләп ителгән чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ел саен билгеләнелә торган квоталар нигезендә хәл ителә. Шул ук вакытта ил эчендә белгеч табу мөмкинлеге булмаганда гына хезмәткәрне квота буенча эшкә алу турында карар кабул ителә.

Сүз уңаеннан, киләсе елга хезмәт мигрантларын җәлеп итүгә квота инде билгеләнгән. Аның күләме пандемиягә кадәрге күрсәткечнең 85 процентын тәшкил итә.

Чыганак: РИА Новости

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
311
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: