Казанның үзәк урамнарында тәре йөреше үткәрелү сәбәпле, транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Исегезгә төшерәбез, быел йөреш тәмамлангач, мөһим вакыйга – Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү булачак.

20-нче һәм 21-нче июльдә Казанның үзәк урамнарында транспорт чаралары хәрәкәте һәм тукталышы чикләнәчәк. Бу Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр Казан Мәрьям Ана иконасы белән тәре йөреше белән бәйле.

20-нче июль көнне 19:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр хәрәкәт һәм парковка Миславский урамының юл өлешендә, К.Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр участокта тыелачак.

 

 

 

 

21-нче июль көнне 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр чикләү юл өлешендә гамәлдә булачак:

Кремль урамы, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр участокта;

Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Ташаяк урамына кадәр участокта;

Беренче Май мәйданыннан төшү юлы, Кремль урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәр участокта;

Бауман урамы, Профсоюз урамыннан алып Батурин урамына кадәр участокта;

Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү юлында;

Батурин урамыннан Кремль дамбасына төшү юлы;

Батурин урамы, Кремль дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр участокта;

Большая Красная урамы, Батурин урамыннан алып Лобачевский урамына кадәр участокта;

К.Маркс урамы, Батурин урамыннан Япеев урамына кадәрге участокта;

Япеев урамы, Дзержинский урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр участокта (кирәк булганда);

Миславский урамы, К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр участокта;

Япеева урамы, К.Маркс урамыннан Федосеев урамына кадәр;

Нагорная урамы, Большая Красная урамыннан Япеев урамына кадәр участокта;

Бехтерев урамы, К.Фукс урамыннан Япеев урамына кадәр участокта.

Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды.

Транспорт комитетында шулай ук хәбәр итүләренчә, тәре йөрешен уздыру вакытында 22, 28, 28а һәм 89-нчы номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте туктатылачак, алар Кремль, Батурин һәм Большая Красная урамнары буенча хәрәкәт итә.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
374
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: