Казанның Күпмилләтле мәктәбе укытучылары котлаулар кабул итә

Казан шәһәренең «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәгендә 22 бүлек эшли, аларда 400 дән артык бала белем ала.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында урнашкан мәктәп төрле милләт балалары һәм өлкәннәре туган телләрен, мәдәниятләрен, тарихи ватаннарының гореф-гадәтләрен өйрәнә алсын өчен оештырылган.

«Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге Дуслык йорты базасында 20 елдан артык уңышлы эшли. Мәктәпнең ишекләре руслар өчен дә, татарлар өчен дә, гомумән, һәркем өчен ачык.

Мәктәптә укулар атнага бер тапкыр якшәмбе көнне үтә. Уку сәгатенең озынлыгы — 35 минут. Уку елы чорында каникуллар каралмаган, чөнки балалар якшәмбе көннәрендә шөгыльләнә. Укучыларның уңышлары укуның реаль нәтиҗәләрендә чагыла, аерым алганда: өйрәнелә торган телне белүдә, милли бүлекчәләрдә һәм, гомумән, мәктәптә, шәһәрнең һәм республиканың иҗтимагый тормышында үткәрелә торган төрле чараларда актив катнашуда.

Мәктәптә билгеләр юк, беркемне дә икенче елга калдырмыйлар, беркемнең дә әти-әнисен мәктәпкә чакыртмыйлар. Биредә һәрчак кызык һәм күңелле. Укучылар Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Мәгариф министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең мәгариф һәм мәдәният идарәләре, музей, китапханәләр оештыра торган төрле бәйрәмнәрдә, концертларда һәм күргәзмәләрдә катнашалар.

Мәктәптә бүлекләр Татарстан халыклары Ассамблеясенә керә торган милли оешмалар гаризасы буенча ачыла.

Казан шәһәренең «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәгендә 22 бүлек эшли, аларда 400 дән артык бала белем ала. Программаның төп максаты – туган мәдәниятнең әхлакый-этик потенциалына, милли-мәдәни кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә якынаю аша балалар арасында милләтара үзара аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту. Милләтара мәктәпнең эш концепциясе шул рәвешле эшләнгән ки, бөтен программа эшчәнлеге халык педагогикасы традицияләрендә тәрбия һәм укыту аша уза.

6 октябрь көнне 21:00 сәгатьтә «Россия 24. Татарстан» каналында «Миллият сорау һәм — җавап» тапшыруы эфирга чыгачак. Студиянең кунаклары – Казан шәһәренең күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Марина Хухунашвили һәм мәктәпнең Әзербайҗан бүлеге педагогы Вәсиф Абдуллаев.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
313
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: