Казанда җырчы Җәкәү йортында Зәй керәшеннәре айлыгы бара

Октябрь ае - Зәй керәшеннәре айлыгы дип игълан ителде.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә агымдагы елда биш район - Питрәч, Кукмара, Чистай, Кайбыч, Мамадыш керәшеннәре үз айлыкларын оештырырга өлгергәннәр инде. Җәйге тәнәфестән соң, эстафетаны зәйлеләр кабул итеп алды.

Җәрчы Җәкәү йортында Зәй керәшеннәре айлыгы башланды. Октябрь ае - Зәй керәшеннәре айлыгы дип игълан ителде.

7 октябрьдә айлыкны ачу тантанасы узды.  Зәйнең “Җиләк”, "Зичә буйлары" фольклор ансамбльләре, ерак араларны якын итеп, җырлап-биеп, зур тамаша күрсәтте! Мәртәбәле кунаклар, язучы, артистлар-һәммәсе тамашабызны җылы кабул итте, зур алкышларга күмде. Бу очрашулар күңелләрдә озак сакланыр.

Чарада күренекле якташларыбыз Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла керәшеннәр турында җылы истәлекләре белән бүлеште.

Чыганак:Зәй офыклары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
334
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: