Казанда Туган телләр елына йомгаклар ясалды

Түгәрәк өстәлдә активистларның 2022 елда тормышка ашырырга ниятләнгән идеяләрен хупланды.

Туган телләр поезды, татар телендә йога дәресләре һәм укытучылар өчен семинарлар – Казанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында гамәлгә ашырылган проектлар турында бүген Мәскәү районының 12-нче номерлы гимназиясендә фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәлдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары, Башкарма комитетының структур бүлекчәләре рәисләре, шулай ук Казан активистлары катнашты.

Tik Tok өчен видеороликлар һәм транспорт йөртүчеләрне татар теленә өйрәтү

Чара башланыр алдыннан кунаклар өчен гимназия буйлап зур булмаган экскурсия үткәрелде, анда укыту татар телендә алып барыла. Кунаклар сыйныфларны, мәктәп музейларын карадылар, иҗат коллективлары белән таныштылар һәм технология дәресенә кереп чыктылар.

«Узган ел һәм быел без активистлар белән бик еш очраштык һәм бергә планнар кордык. Ул вакытта ишеткән барлык идеяләрне, шунда ук тормышка ашыру теләге туды. Без инде зур эш башкардык һәм алга таба да сайлаган юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез», – диде Гүзәл Сәгыйтова, утырышны ачып.

Татарстан башкаласында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында гамәлгә ашырылган беренче проектларның берсе – татар теле нигезләре буенча кыска видеороликлар сериясе, алар шәһәр халкын традицион фразалар белән таныштыра. Роликларны татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, 26-нчы апрельдә, «әйләндерә» башлаганнар. Ел ахырына кадәр аларны социаль челтәрләрдә һәм метродагы цифрлы панельләрдә күрергә мөмкин. Проект авторларының берсе 11-нче номерлы «Унбер» күппрофильле лицееның туган тел һәм әдәбият укытучысы Рашат Якупов булды. Ул, барлыгы 20 ролик әзерләнде, проектны алга таба да үстерү планлаштырыла, дип сөйләде. «Киләчәктә без, кешеләр татар теленең бөтен байлыгын бәяли алсын өчен, тагын да катлаулырак фразалар өстәргә телибез, шулай ук үзебезне TikTok платформасында сынап карарга планлаштырабыз», – дип сөйләде Р.Якупов түгәрәк өстәлдә. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов проектны хуплады һәм якын арада активистлар аңа яңа видеороликларның сценарий планнарын күрсәтәчәкләр.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр татар телен интенсив курс ярдәмендә өйрәнә алды. Идеянең авторы Рашат Якупов фикеренчә, татар сөйләмен ишетүче туристлар милли колоритка тизрәк чума ала. Әйтик, апрельдән алып майга кадәр сатучылар, кунакханә, ресторан һәм кафе хезмәткәрләре онлайн форматында укулар узган, ә курс тәмамланганнан соң һәр катнашучы сертификат алган.

Түгәрәк өстәл вакытында кондуктор һәм машина йөртүчеләр пассажирлар белән татар телендә аралаша алсын өчен транспорт хезмәткәрләре өчен дә шундый курс эшләргә тәкъдим ителде.

Муниципаль хезмәткәрләр өчен татар теле курсларына ихтыяҗ зур булды. Барлыгы 24 дәрес үткәрелде: 12-се – телне башлап өйрәнүчеләр өчен һәм шул кадәр үк дәрес – татар телен өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен. Курсны Иннополис мәктәбендә туган тел һәм әдәбият укытучысы Альберт Сәмигуллин укытты.

Моннан тыш, хәзер шәһәрдә татар теле укытучылары өчен семинарлар циклы дәвам итә, алар мәктәп дәресләре кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк узсын өчен педагогларның квалификация күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән. Семинарларда укытучылар телләрне укытуның төрле методикалары белән танышалар, белемнәре һәм тәҗрибәләре белән әйдәп баручы лингвистлар уртаклаша. Быел соңгы семинар 16-нчы декабрьгә планлаштырылган, киләсе елда проектны гамәлгә ашыруны дәвам итү күздә тотыла.

Мәктәпләрдә «Хәрәкәттә — бәрәкәт» һәм «Сөйлә!» проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла

Сентябрьдә Казан метрополитенында туган телләр поезды йөри башлады. Проектның авторларының берсе журналист Римма Бикмөхәммәтова булды. Поезд алты вагоннан тора, аларның интерьерында һәм экстерьерында этник символика кулланылган. Казан халкы һәм кунаклары рус, татар, мари, чуаш, мордва, удмурт, грузин һәм башка телләрдәге популяр фразалар һәм гыйбарәләр белән таныша ала.

«Без идеябезне күтәреп алуларына бик шатландык. Бу – яшьләрчә, заманча һәм кызыклы. Пассажирлар безнең плакатларыбызны фотога төшерәләр, бер уңайдан яңа фразаларны өйрәнәләр», – дип билгеләп үтте Р.Бикмөхәммәтова һәм, билгеле фразалар башка транспорт төрләрендә һәм тукталыш павильоннарында барлыкка килсен өчен, әлеге идеяне үстерергә тәкъдим итте. Үз чиратында Гүзәл Сәгыйтова проект белән республика районнарында кызыксынуларына игътибар итте.

«Бу бик кирәкле проект. Бу мәсьәләне проект ярдәм ала алсын өчен, Татарстан Президенты катнашында комиссиягә чыгарачакбыз һәм аны бөтен республика буенча таратырга мөмкин булыр иде», – дип шәрехләде Марат Әхмәтов.

Җәйге сезонда шәһәрлеләр арасында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты зур популярлык казанды. Бу – татар телендә узучы хореография һәм спорт буенча ачык дәресләр сериясе. 3-нче июньнән 26-нчы сентябрьгә кадәр шәһәрнең алты җәмәгать киңлегендә 14 дәрес узды: Түбән Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» бульварында, Горький һәм Урицкий исемендәге паркларда, «Черек күл» паркында һәм Фучик урамындагы бульварда. Казанлылар, аерым алганда, йога, сулыш алу практикасы белән шөгыльләнә, бию һәм башка юнәлешләр буенча мастер-классларда катнаша алды. Проект дәресләрендә 550 кеше булды.

Проект киләсе елда да дәвам итәчәк, ул Казанның 20 мәктәбе базасында оештырылачак. Моннан тыш, тагын 20 гомуми белем бирү учреждениесендә «Сөйлә!» исеме астындагы проектны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. «Укучыларга профессиональ артистлар ораторлык осталыгы дәресләре бирәчәк, алар белән бергә шигырьләр өйрәнәчәк», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар 2021 елда гамәлгә ашырылган башка проектлар – «Саумы, Казан!» әдәби конкурсы, «Яңа Сабантуй» яшьләр урам фестивале, ачык һавада күрсәтелә торган «Агачлар нәрсә турында җырлыйлар?» спектакле, «Булу…» фотокүргәзмәсе, «Казан тавышлары» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы, «Итиль» Идел буе халыкларының урам арт-фестивале, шулай ук татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча «Үз телем» проектлар конкурсы турында фикер алыштылар.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
255
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: