Казанда "Таба" кайнады

Белгечләр төрле юнәлешләрне үз эченә алучы 58 проект белән танышкан.

Казанның «IТ-парк» технопаркында «Таба» Яшьләр этнофорумы узган. Чараны, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык («Росмолодежь»),  Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә, «Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы оештырган. Этно-проектлар форумы республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында үткәрелгән.

Белгечләр һәм форум тренерлары дүрт көн буе иҗат, бизнес, авыл кебек төрле юнәлешләрне үз эченә алучы 58 проект белән танышкан.

Форум кысасында, этно-өлкәдәге танылган белгечләр белән очрашулардан, үз проектларыңны яхшырту буенча тренерлар белән эшләүдән тыш, дискуссияләр узган. Шулай итеп, дүрт көнлек форумда катнашучылар һәм чакырылган кунаклар яшьләр өчен киңлекләр буенча фикер алышкан, коммерциясез проектлар белән эшләргә өйрәнгән.

Финалга 15 проект чыккан. Аларның һәркайсы жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнгән. Финалга чыккан проектларның экспертлар комиссиясенә Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һ.б. кергән.

Җиңүчеләр арасында – Альбина Вахитова (татар әкиятләре буенча 925 нче пробалы көмештән «AKIYAT» бизәнү әйберләре коллекциясе өчен), Ольга Чайникова («TUALA» проекты өчен) һәм Эльза Гайнетдинова (аудиовизуаль этно-хрестоматия проекты өчен).

Финалга чыккан тагын ике кыз махсус призга лаек булган. Гүзәл Гыйззәтуллинага «Tatposter» проекты өчен – Бөтендөнья татар конгрессыннан планшет, ә Ирина Терентьевага «Коми сьыланкыв» проекты өчен синглны яздыру өчен сертификат тапшырылган.

Форумны оештыручылар билгеләп үткәнчә, финалга чыккан һәр проектка, төрле дәрәҗәдәге грантлар бәйгеләренә заявкалар тапшыру һәм проектларны тормышка ашыру өчен, мәгълүмати, административ ярдәм күрсәтеләчәк.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
605
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: