Казанда «Мәдәният бизәкләре» этноконфессиональ фестивале узачак

Концертта Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты коллективлары һәм аерым башкаручылары катнашачак.

11 сентябрь көнне Галиәсгар Камал театры каршындагы фонтан яны мәйданында «Мәдәният бизәкләре» этноконфессиональ фестивале узачак. Фестиваль республикада инде берничә ел билгеләп үтелә торган Милли кием көненә багышланган.

Концертта Идел буе, Себер, Кавказ, Урта Азия, Африка, Көньяк-Көнчыгыш Азия халыкларын тәкъдим итүче Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты коллективлары һәм аерым башкаручылары катнашачак. Фестивальнең хедлайнерлары – Чуаш Республикасының атказанган артисты Алексей Московский, таҗик, иран һәм рус җырларын популяр башкаручы Парвина Озоди, Сарансктан «Морденс» арт фолк-төркеме, Ижаудан «Шулдыр Жыт» эстрада ансамбле, Самарадан «Эт’русски» этно-фолк төркеме, шулай ук Илсөя Бәдретдинова булачак.

Фестиваль дәвамында 3D-фотозона, Татарстанның төрле халыклары киемнәрен киеп карау мөмкинлеге белән махсус бүлмә булачак. Шулай ук фестивальдә халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе, этномаркет, республиканың традицион конфессияләр мәйданчыгы һәм фудмаркет эшләячәк. Моннан тыш бәйрәмдә 21 нче гасыр милли киемнәре күрсәтеләчәк.

Онлайн-трансляцияне «Рәсми Татарстан» аккаунтында карарга була. Фестиваль 14:00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
375
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: