Казанда "Филармониада" XIV Халыкара сәнгать фестивале ачыла

"Филармониада" – татар филармониясенең үзенчәлекле бер визит карточкасы булып торучы уникаль фестиваль.

5 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» XIV Халыкара сәнгать фестивален ачу тантанасы була (17.00 сәгатьтә башлана). Бу кичтә тамашачылар Сергей Васильев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры һәм Россия халык артисты, искитмәле джаз музыкант, саксофонист Игорь Бутман (Мәскәү ш.) чыгышлары белән хозурланачак.

«Филармониада» – татар филармониясенең үзенчәлекле бер визит карточкасы булып торучы уникаль фестиваль. Ул берничә көн эчендә бөтен филармония эшчәнлеген колачлап, классик музыкадан алып, джазга кадәр, фольклордан алып, эстрадага кадәр  сәхнә сәнгатенең барлык жанрларын тәкъдим итә.

«Олег Лундстремның тууына – 105 ел» дигән концерт программасы илебезнең джаз мәдәнияте мэтрына багышланган. Нәкъ менә аның профессиональ джаз оркестрының 1947 елда Казанда пәйда булуы бик зур мәдәни вакыйгага әйләнеп, илебезнең музыка тарихында яңа дәверне ачып җибәрә. Төрле елларда аның оркестрында Россиянең иң яхшы джаз музыкантлары тәрбияләнә.

Шулар арасыннан – «Филармониада» фестивале ачылышы кунагы, саксофонист һәм бэнд лидер Игорь Бутман.  Күптән түгел генә ул бер хәбәрче белән әңгәмәсендә филармониянең джаз-оркестрын бик югары бәяләде. Халыкара джаз көне башкаласы исеменә дәгъва кылучы шәһәрләрне (Казан әлеге чараны үткәрүгә заявка тапшырган) сайлап алу буенча фикер алышканда: «Казан – Сергей Васильевның искитмәле джаз оркестрына ия булган югары дәрәҗәдә мәдәниятле шәһәр», –  дип билгеләп үтте ул.

Татарстан филармония джаз-оркестры – Россиядә иң әйбәт джаз коллективларыннан берсе, Олег Лундстрем оркестры һәм дөньякүләм джаз башкаручыларының иң яхшы традицияләрен дәвам итүче коллектив ул.

Концертта Олег Лундстрем оркестры репертуарыннан халыкка киң танылган джаз композицияләре башкарылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
762
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: