Казанда Этностапфорум узды

Милли актуаль була аламы? Этно-проектларны тормышка ашыру зарурлыгы бармы?

Evolution креатив агентлыгына нигез салучыларныд берсе Арина Судакова очрашуның модераторы булды. Очрашуда ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының социаль әһәмиятле товарлар сәнәгатен үстерү департаменты директоры урынбасары Лилия Нургатина, «Татнефть» хәйрия фонды проектлары җитәкчесе Павел Корчагин, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин, «Чукотка» брендына нигез салучы һәм аның рухландыручысы Эдуард Педернейра, хатын-кызлар киемнәре дизайнеры, Katya Borisova үз модалы йортына нигез салучы һәм креатив директоры Екатерина Борисова, «МД-Инсайт» ҖЧҖнең үсеш бүлеге җитәкчесе Таһир Храмцов, «Чукча» брендына нигез салучы Артем Глебов, ENTER интернет-журналының баш мөхәррире Данил Гобәйдуллин, «Тасма» медиа студиясе җитәкчесе Әнвәр Оразов, «Чәк-чәк» музеена нигез салучы Рушания Полосина катнашты.

Шунысы кызык: түгәрәк өстәл барышында эшкуарларның этно-өлкә белән кызыксынуларын арттыру буенча тәкъдимнәр әйтелде, шулай ук мондый проектларның республикада һәм тулаем илдә генә түгел, хәтта Европада да  уңышлы практикалары тәкъдим ителде.

Дискуссия нәтиҗәләре буенча безнең башлап килүче һәм яшь эшмәкәрләребез этно-бизнесның хәзерге чынбарлыкта ихтыяҗ гына булмавын, мондый башлангычларга хөкүмәт оешмалары, шул исәптән профильле министрлыклар тарафыннан да ярдәм күрсәтелүен аңладылар. Моның өчен төрле каналлар буенча муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә ярдәм итү инструментларын ничек дөрес куллану турында мәгълүматны таратырга кирәк.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
378
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: