Казан Шәһәр көнен бәйрәм итә (ПРОГРАММА)

Быел казанлылар өчен беренче тапкыр салют кына түгел, ә музыкаль пиротехник шоу әзерләнә.

30-нчы августта казанлылар Шәһәр көнен билгеләп үтәчәк. Программада – концертлар, фестивальләр, флешмоблар, пиротехник музыкаль шоу, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары. Бу көнне нинди чаралар оештырылачагы, җәмәгать транспортының ничек эшләячәге һәм хәрәкәтнең нинди юлларда чикләнәчәге турында безнең материалда укыгыз.

30 августта кая барырга?

Бәйрәмне уздыруның төп урыны «Казан» гаилә үзәге янындагы территория булачак. 9:30 сәгатьтә мәйданчыкта «Ике Кремль» мотофестивальсы старт ала. Программада – мотофристайл шоу һәм «Хитобой» төркеме чыгышы. Фестивальдә катнашучылар мотоциклчылар формалаштырган колоннасы белән Беренче Май мәйданына кадәр барачак, ә аннары ипподромга киләчәк. Мотоузышны шәһәрнең үзәк урамнарында 15:00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.

Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме башлана. Бәйрәм гармунчылар флешмобы белән дәвам итәчәк. Алар Камал исемендәге театрдан китеп, Бауман урамы буйлап узачак һәм Беренче Май мәйданына күтәреләчәк, анда барлык яраткан халык җырларын уйнаячаклар.

12:00 сәгатьтә Кабан күле буенда «Милли кием» милли костюм фестивале башлана, аның турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча укырга мөмкин.

14:00 сәгатьтә Казан Кремлендә мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләрне тәкъдим итәчәк Tat Cult Fest шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале старт ала. Хедлайнерлар «Аигел», Elektro Hafiz, Гвидо Мебиус, Vatannar һәм башкалар булачак.

Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында бәйрәм чаралары 14:00 сәгатьтә башлана – бу «Казан сөлгесе» ЮНЕСКО химаясе астында узучы халык җыр-бию сәнгате фестивале һәм «Э-моция» театр студиясеннән инклюзив спектакль.

Шул ук вакытта ипподромда ат спорты бәйрәме дә башлана, аның программасында – ТР Президенты һәм Казан Мэриясе призларына ат чабышлары һәм узышлар, күңелле концерт программасы һәм бүләкләр уйнату.

20:00 сәгатьтә «Казан тавышлары» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы башлана. Кремль урамында махсус урнаштырылган сәхнәдә республиканың бию һәм музыка коллективлары, ә Башкарма комитет бинасы балконнарыннан (Кремль ур., 3) Казан театрлары артистлары рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыячак. Тулырак мәгълүматны материалда укыгыз.

Бәйрәмнең тулы программасы – сылтама буенча.

Бәйрәм концерты хедлайнерлары исемлегендә кемнәр?

18:00 сәгатьтән «Казан» гаилә үзәге янында зур бәйрәм концерты программасы башлана, ул 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Программада танылган җырчылар катнашачак: Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Brainstorm һәм Cream Soda төркемнәре. Концерт бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Салютларны кайда һәм кайчан карарга мөмкин булачак?

Быел казанлылар өчен беренче тапкыр салют кына түгел, ә музыкаль пиротехник шоу әзерләнде. Бизәкле фейерверк күкне музыка астында бизәячәк, башлану вакыты – 22:00. Иң яхшы карау ноктасы Кремль яр буе һәм «Казан» гаилә үзәге булачак.

Җәмәгать транспорты ничек эшләячәк һәм юлларны кайсы урыннарда ябачаклар?

30-нчы августта Казанда җир өсте пассажирлар транспорты эш режимын 23:30 сәгатькә кадәр озайтып, ял көне графигы буенча йөриячәк. Декабристлар урамы буенча уза торган 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 89-нчы номерлы автобуслар эш көне графигы буенча 14:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк.

Бу көнне метро поездлары пассажирларны эш көне графигы буенча 9:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр йөртәчәк. 1-нче һәм 3-нче номерлы троллейбус маршрутлары эше көчәйтеләчәк. Тәфсилләбрәк – сылтама буенча.

Моннан тыш, бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру чорында шәһәрнең кайбер урамнары буйлап транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Нинди урамнар ябылачагын материалдан укып белергә мөмкин.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
415
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: