Каз каурые алып килгән җиңү

Бүләкләү тантанасына язучылар, шагыйрьләр, Татар конгрессы вәкилләре килгән.

«Каз өмәсе» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә Тәтеш районындагы Келәш авылында яшәүче Луиза Набиуллина беренче урынны яулады. Ул «Видеоматериаллар» дип аталган  номинациядә катнашты.

Биремнәре дә әллә ни катлаулы булмый бу бәйгенең. Луиза фестивальдә катнашу өчен авылда үткәрелгән бәйрәмнең видеоязмасын җибәрә. Ә  бу авылда каз өмәсен үткәрергә татар хатыннарының райондагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова инициатива белән чыга. Аларга хәйрия фондлары булыша.

–       Фестиваль-бәйгедә “Ак калфак”ның башка авыллардагы оешма җитәкчеләре дә осталыкларын күрсәттеләр, - ди Рима Гумәровна. – Бу җәһәттән Мин Түбән Тарханнан Гүзәл Шәмсетдинованы, Келәштән Гөлчәчәк Галимованы, Зур Әтрәчтән Алсинә Фәйзуллинаны  әйтеп китәр идем.  Фестивальне оештыручылар  аларны да игътибарсыз калдырмады. Кыскасы, бәйрәм кызыклы да, файдалы да үтсен дип, районыбыз белән дәррәү күтәрелдек. Моннан соң да татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләүче чараларны күпләп үткәрергә исәплибез.

Луизаның бу бәйгедә беренче урын алуына авылдашлары да  бик шат.

– Бүләкләү тантанасына язучылар, шагыйрьләр, Татар конгрессы вәкилләре, төрле районнардан “Ак калфак”лылар килде. Мондый бәйгеләрдә катнашу үзе үк күңелләргә рәхәтлек өсти икән ул. Җиңү яуласаң, бигрәк тә, - ди Келәш авыл җирлеге китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова.

Фәния Әхмәтҗанова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
280
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: