Кайбыч районында яшәүче Мәлки керәшеннәре җырлары тупланган альбом чыкты

Molkeevo Kryashens’ Songs альбомында җырчы Лидия Әхмәтованың абыйсы тавышын ишетергә мөмкин.

Музыкант, журналист Рәдиф Кашапов Мәлки керәшеннәре җырларының Татарстанның Кайбыч районында 2018 елда яздырылганын әйтте. Molkeevo Kryashens’ Songs альбомында өч кешенең җырлавы чыккан.

«Альбомда Соравыл (Янсурино) һәм Олы Тәрбит (Большое Тябердино) авылларында яздырылган Мәлки керәшеннәрен ишетә аласыз. Аларны шулай ук тау ягы керәшеннәре дип тә атыйлар. Бу альбом ярдәмендә җыелган акчалар киләчәк этнографик экспедицияләр фондына күчереләчәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Альбомда язылучыларның берсе — Соравыл авылыннан Леонид Ямщиков Кайбыч якларында данлыклы мич чыгаручы булган. «Ул хатыны Мария апа белән гомер буе төрле мәҗлесләрдә, авыл бәйрәмнәрендә җырлаган. Мария апа бу альбомда Леонид абый белән ике җыр җырлый», — диде музыкант.

«Леонид абый курай һәм кубызлар ясый иде, гармунда уйнады, электән калган керәшен җырларын җыеп йөргән, саклап калган кеше. Ул узган ел вафат булды. Ямщиковлар нәселе — сәләтле нәсел: Леонид абыйның сеңлесе Лидия Әхмәтова — Татарстанның танылган җырчысы», — диде Рәдиф Кашапов.

Аның әйтүенчә, Олы Тәрбит (Большое Тябердино) авылында яздырылган Елизавета (Лиза апа) Кошкина гомере буе колхозда эшләгән, данлыклы сөяк утыртучы, күп кешене дәвалаган әби. Molkeevo Kryashens’ Songs альбомын музыкаль мәйданнарда тыңлап була. 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
386
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: