"Итил" фестивалендә нәрсә эшләргә? (ПРОГРАММА)

Ике көнлек Идел буе халыклары мәдәнияте фестиваленә Евровидениедә катнашкан җырчы Манижа да чакырулы.

Киләсе ялларда «Казан» гаилә үзәге янында беренче тапкыр Идел буе халыкларының «Итил» дип аталган ике көнлек мәдәният фестивале узачак. 25-нче һәм 26-нчы сентябрьдә 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр кунакларны музыкаль чыгышлар, перформанслар, арт-объектлар күргәзмәсе, мастер-класслар, ярминкәләр, халыкларның кунакчыллык зоналары һәм башкалар көтә. Концерт программасының хедлайнеры булып 2021 елгы Евровидениедә катнашучы, җырчы Манижа булачак. KZN.RU порталы Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак фестивальдә нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйли.

Төп сәхнә

25-нче һәм 26-нчы сентябрьдә 12:30 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр

Фестивальнең төп сәхнәсе тамашачыларны җәлеп итүнең төп ноктасы булырга вәгъдә итә. Киң музыкаль программа кысаларында Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Марий Эл, Башкортстан артистлары һәм кунаклары чыгыш ясаячак. Сәхнәдән татар синти-попы, удмурт гранжы, чуваш джазы, мордва попы яңгыраячак. Хедлайнер – җырлар авторы һәм башкаручы, «Евровидение-2021» Халыкара җыр конкурсында катнашучы Манижа булачак.

25-нче сентябрьгә программа:

13:00 – 13:40 «Карт аяк» (Татарстан)

13:40 – 14:00 Suomi (Удмуртия)

14:00 – 15:00 Mordens (Мордовия) милли мордва оркестры

15:00 – 15:15 Ачылу тантанасы

15:15 – 15:30 Пушнер (Удмуртия)

15:30 – 16:10 ЯлАр (Чувашстан)

16:10 – 16:30 Андрей Бочканов (Мордовия)

16:30 – 17:10 Baysara (рус телендә фолк, Мәскәү)

17:10 – 18:10 bobolenin (Удмуртия)

18:10 – 18:40 Zakaria + DJ-сет

19:00 – 20:00 Манижа

26-нчы сентябрьгә программа:

12:30 – 13:00 «У ЕН» (Марий Эл)

13:00 – 13:45 «Оммаж» (Татарстан)

13:45 – 14:30 «Ойып» (Марий Эл)

14:30 – 15:00 Тимур Ямалов һәм Илгиз Муллагалямов дуэты (Башкортостан)

15:00 – 15:20 Marie Danic (Удмуртия)

15:30 – 16:30 ShooDJa-ChooDJa (удмурт телендә җырлар, Мәскәү)

16:40 – 17:10 «Юха» фильмын күрсәтү һәм аның турында фикер алышу (режиссеры Таня Черногузова, Казан)

17:10 – 17:40 post-dukes (Удмуртия)

17:40 – 18:10 Shanu (чуваш телендә җырлар, Татарстан)

18:10 – 19:00 Mubai (Татарстан)

19:00 – 20:00 Aurora Orchestra оркестры чыгышы (Татарстан)

Кече сәхнә

25-нче һәм 26-нчы сентябрьдә 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр

Кече сәхнәдә бию импровизацияләре, ирекле пластика буенча шигъри баттл һәм мастер-класслар оештырылачак.

25-нче сентябрьгә программа:

13:00 – 13:30 Action Man Crew дан милли бию буенча мастер-класс

13:30 – 14:00 Шигъри баттл

14:00 – 15:00 Ирекле пластика буенча мастер-класс

26-нчы сентябрьгә программа:

13:00 – 14:00 Бию импровизациясе һәм Гөлсинә Галимуллина һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова белән фламка буенча мастер-класс

14:00 – 15:00 Ирекле пластика буенча мастер-класс

15:00 – 16:00 «Нәни принц» («Маленький принц») спектакле

Остаханәләр

25-нче һәм 26-нчы сентябрьдә 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр

Фестиваль истәлегенә кунаклар зур булмаган сувенирлар ясый алачак. Барлык мастер-класслар да бушлай.

25-нче сентябрьгә программа:

12:00 – 13:00 Агач сыннар бизәү

13:00 – 14:00 Мозаика

14:00 – 15:00 Каллиграфия

15:00 – 16:00 Киндер сумкалар бизәү

16:00 – 17:00 Курчак үрү

17:00 – 18:00 Рәсем ясау: милли орнамент

26-нчы сентябрьгә программа:

12:00 – 13:00 Агач сыннар бизәү

13:00 – 14:00 Катлы камырдан сыннар

14:00 – 15:00 Каллиграфия

15:00 – 16:00 Сәйлән белән үрү

16:00 – 17:00 Курчак үрү

17:00 – 18:00 Рәсем ясау: милли орнамент

Ярминкә

25-нче һәм 26-нчы сентябрь көнне 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр

Ярминкәдә кулдан эшләнгән төрле әйберләр тәкъдим ителәчәк, теләгән һәркем кием-салым, бизәнү әйберләре, йорт өчен товарлар һәм сувенирлар сатып ала алачак. Ярминкәдә Идел буе, Казан, Ижевск, Йошкар – Ола, Чабаксар, Уфа, Саранск шәһәрләреннән дизайнерлар катнашачак.

Фуд-корт

25-нче һәм 26-нчы сентябрь көнне 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр

Фуд-кортта Идел буе халыкларының милли һәм җайлаштырылган кухнясы ризыкларын татып карарга мөмкин булачак. Фестивальнең «тәмле» зонасы берничә йорт һәм фуд-трак белән тәкъдим ителәчәк.

Арт-объектлар

25-нче һәм 26-нчы сентябрь көнне 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр

Фестиваль ачылырга берничә көн кала «Казан» гаилә үзәге территориясендә рәссам Андрей Люблинскийның «Халыклар дуслыгы» күргәзмә-инсталляциясе эшли башлаячак. Бу Советлар Союзы халыклары вәкилләренә багышланган 15 скульптура. Инсталляция сигез битлы уеннарның стилистикасын чагылдыра, визуаль коммуникациянең цифрлы асылын күрсәтә. Аны казанлылар һәм шәһәр кунаклары фестивальдән соң да күрә алачак. 

Моннан тыш, мәйданчыкта берничә арт-объект тәкъдим ителәчәк, алар арасында «Җэй» арт-объекты бар, аны Казансу елгасы акваториясендә урнаштырачаклар һәм фестиваль ахырында яндырачаклар – җәй белән хушлашу тантанасын үткәрәчәкләр. Биредә шулай ук Идел буе халыклары флаглары белән лаунж-зона, «Итил» фотозонасы, гирлянда белән бизәлгән вигвамнар һәм ял зонасы оештырылачак.

Мультфильмнар зонасы

25-нче һәм 26-нчы сентябрь көнне 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр

Фестивальнең иң яшь кунаклары вакытларын мультфильмнар зонасында үткәрә алачак, анда Идел буе халыкларының төрле телләрендә ленталар күрсәтәчәкләр. Зона даими җылытылып торачак.

Халыкларның кунакчыллык зоналары

25-нче һәм 26-нчы сентябрь көнне 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр

Фестиваль мәйданчыгында тематик материаллар белән бизәлгән халыклар кунакчыллыгы зоналары урнашачак. Биредә Идел буе халыклары, аларның мәдәнияте һәм истәлекле урыннары турында күп кызыклы нәрсәләр белергә мөмкин булачак.

Фестиваль ел саен үткәрелер һәм мәдәни диалог һәм күрше төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булыр дип планлаштырыла. Яңалыкларны күзәтеп торырга һәм чара турында бөтен мәгълүматны Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең Instagram да @milli.kzn.ru битендә белергә мөмкин.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
354
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: