Иске Татар бистәсе буйлап татар телендә экскурсиягә алдан язылу башланды

Экскурсиядә мәдәни мирас объектлары тарихы, аларның хуҗалары биографиясе һәм башка фактлар белән таныштырачаклар.

Казан халкы татар телендә алып барылган җәяүле экскурсияләр вакытында Иске Татар бистәсенең төп истәлекле урыннары белән таныша алачак. Якындагы чара августның икенче яртысында планлаштырылган.

Маршрут «Иске шәһәр» мәдәни объектлары буйлап уза. Сәгать ярым эчендә экскурсиядә катнашучылар Казан ГЭСы булган урыннан, Мәрҗани урамы буенча, Әл-Мәрҗани мәчете яныннан, Каюм Насыйри урамы буйлап узачак. Һөнәри гид казанлыларны һәм туристларны мәдәни мирас объектлары тарихы, аларның хуҗаларының биографиясе, аның күренекле кешеләре тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырачак.

Проект «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе катнашында гамәлгә ашырыла. Татар телендә экскурсияләр айга бер тапкыр бушлай, 15-20 кешелек төркемнәр өчен үткәреләчәк, +7(904)714-32-51 телефон номеры буенча алдан язылу сорала.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
398
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: