Ирина Николаева: «Үз телеңнән оялмаска кирәк»

Ирина Николаева фикеренчә, милли бәйрәмнәр халыкның рухын ныгыта, авылны яшәтә.

Кешенең матурлыгы – аның милли асылында, үз теле, халкы белән горурлануында. Мордва милли автономиясенең Тәтеш шәһәрендәге вәкиллеге рәисе Ирина Николаева әнә шул фикердә.

– Без ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Безнең гаиләдә үз телеңдә сөйләшү, үз милләтеңнең гореф-гадәтләрен белү – табигый хәл. Хәер, башы-­аягы белән мәдәният өлкәсенә бирелгән кешеләрнең йортында башкача булмыйдыр да ул. Эшләвебез дә, ялыбыз да бергә, милли җырлар белән үрелеп бара.

Милли җырларны саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру өчен 2016 елда «Келуня» ансамб­лен дә оештыра ул. Әлеге төркем сигез хатын-кыздан тора.

– Мин иҗат белән яшим. Килдеш авылы мәдәният йортында эшләгәндә, өч музыкаль коллективның сәнгать җитәкчесе идем. Инде район мәдәният йорты методисты буларак, анда да мордва ансамбле оештыру начар булмас иде, дип уйладым. Теләгемне әнием белән уртаклаштым, ул мине хуплады. Исемен шунда ук билгеләп куйдым: «Келуня» мордва теленнән тәрҗемә иткәндә каенкай була, – диде ул.

Ирина Николаева фикеренчә, милли бәйрәмнәр халыкның рухын ныгыта, авылны яшәтә:

– Бу җәһәттән Валда шинясь бәйрәменең әһәмияте зур. Тәтеш районының Килдеш авылында үткән әлеге чарада өлкәннәрдән яшьләргә матди булмаган мирасыбыз тапшырыла да инде.

 

Гөлинә Гыймадова, "Ватаным Татарстан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
290
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: