Илдар Гыйльметдинов: “Милләтара мәсьәләләргә системалы рәвештә игътибар итәргә кирәк”

Якын киләчәктә милли оешмаларга игътибар артачак. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов Россиядәге милли сәясәткә багышланган матбугат очрашуында әнә шулай диде.

Россия халыклары Ассамблеясе иҗтимагый оешмасы дәүләт статусына ия булачак. Ә бу исә милли сәясәткә йогынты ясамый калмас. Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, дәүләт статусына ия булган оешамаларга ярдәм һәм игътибар зуррак була:

– Бу исә Россия халыклары Ассамблеясенең филиалларын һәр төбәктә булдырырга мөмкинлек бирә. Башкача әйткәндә, милли оешмаларга игътибар артачак, – диде ул.

Матбугат очрашуында күпмилләтле илдә яшәвебез кат-кат искәртелде. “Милләтара мәсьәләләргә системалы рәвештә игътибар бирү, шул максатыннан федераль үзәктә программалар кабул ителү файдага гына”, – диде Гыйльметдинов. Бу нисбәттән, Милләтләр эше буенча федераль агентлык төзелгән, Милләтара мөнәсәбәтләрне карый торган берлекнең дә эшчәнлеге тукталып тормый. Шушы арада гына Санкт-Петербург, Чиләбе, Оренбургта татар үзәкләре ачу турында уйлыйлар. “Киләсе елда ил күләмендә Россия халыкларының кәсепчелеген һәм матди-мәдәни мирасын саклап калу карарын игълан итәргә җыенабыз”, – дип өстәде автономия рәисе.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
352
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: