Грузин милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе онлайн дәрес уздырды

Бу дәресләр Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында уза.

"Сиони" грузин милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили грузин теле буенча онлайн-дәрес үткәрде. Барлыгы грузин теленең дүрт дәресе булыр дип көтелә. Беренче дәрестә Майя Хунашвили грузин язуының үзенчәлекләре, килеп чыгышы, тарихы һәм тугандаш телләр белән үзара бәйләнеше турында сөйләде, алфавит белән таныштырды. аерым тукталды. Майя Хухунашвили шулай ук грузин әдәбияты классигы Шота Руставели иҗаты турында сөйләде.

Эфирны Халыклар дуслыгы йортының Инстаграм аккаунтында карарга мөмкин.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
360
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: