Горький паркында Татарстан гаиләләрен хөрмәтләделәр

Барлык эшләр арасыннан өч гаиләне сайлап алу бик җиңел булмаган.

Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Татарстан гаиләләре» фотоконкурсына йомгак ясадылар. Тантаналы чарада Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева катнашты.

Социаль челтәрләрдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган әлеге конкурска 2021 елның 8 июлендә Гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәге тарафыннан старт бирелде.

Оештыручылар әйтүенчә, фотоконкурсның максаты гаилә кыйммәтләрен фото сәнгате теле аша популярлаштыру, татарстанлыларны социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итү. Барлыгы Татарстан Республикасының 500 дән артык гаиләсе катнашу өчен гариза бирде.

Анастасия Исаева «Күпмилләтле гаилә» номинациясендә җиңү яулаган катнашучыларны котлады, катнашучыларга истәлекле бүләкләр – җәймә һәм табигатькә чыгып ял итү өчен гаилә җыелмалары – тапшырды.

«Барлык эшләр арасыннан өч гаиләне сайлап алу бик җиңел булмады, чөнки һәр гаилә үз үрнәгендә туганлык, мәхәббәт, патриотизм, өлкәннәрне хөрмәт итү һәм үз халкының мәдәниятенә хөрмәт күрсәтү кебек мөһим традицион кыйммәтләрне күрсәтә. Без сезне бик кадерлибез һәм сезнең белән горурланабыз», — дип чыгыш ясады ул.

Чара бик җылы дустанә шартларда узды һәм күп тамашачыларны җыйды. Барлык катнашучылар һәм кунаклар мәдәни-массакүләм чараларга актив катнаштылар һәм бик теләп гаиләләре белән вакытларын уздырдылар.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
326
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: