Германиядә туган кыз Чирмешәндә халык санын алуда катнаша

Халык санын алу кампаниясендә катнашырга чакыргач,  шунда ук ризалаша ул.

Әмир авылы урамында зәңгәр сумка тоткан, өстенә зәңгәр жилет кигән, шарф бәйләгән килеш Наталья Зыятдинованы күргәч, мөгаен, беркем дә аптырап калмагандыр, чөнки бу көннәрдә халык санын исәпкә алу кампаниясе барганын белмәгән кеше юктыр. 

Мине, барыннан да бигрәк, рус кызының авыл картлары белән ничек аралашуы кызыксыну уятты. Шунда ук юлда баручы Наташаны туктатып, сораша башладым.

-Наташа, син кайсы яклардан, кая тудың? - дигән беренче соравыма ул: -Минме? Мин Германиядә дөньяга килдем,- дип елмаеп куйды.

Билгеле, мондый сүзләрдән соң, кызыксыну хисе беренче планга чыкты.

-Әти хәрби иде, Германиядә хезмәт иткән. Миңа бер яшь булганда, әти белән әни Татарстанга, Күтәмәгә күчеп кайталар. Мин шунда үстем, мәктәпне тәмамладым, читкә барып һөнәр үзләштердем. Ленар белән танышкач, гаилә кордык, 2003нче елны Әмиргә кайтып, иремнең әбисе йортында яши башладык, - дип сөйли башлады якташыбыз. - Монда килгәндә, мин татарча бер сүз дә белми идем. Әүвәл әби белән аралашып, аерым сүзләр өйрәндем, аннан соң кибеткә эшкә кергәч, сүз запасым акрынлап арта башлады.

Бүген ул фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эшли, ә ире – Ленар – нефтьчеләрдә.

Безнең сөйләшеп утырганны берәрсе тыңлап торса, исе китәр иде. Әле русча, әле татарча...Наташага караганда,  рус сүзләрен күбрәк мин кыстырдым, әңгәмәдәшем татар телендә миннән дә яхшырак сөйли бугай.

-Татарча яхшы аңлыйм, әмма кайбер очракта сүз таба алмыйм шул, - дип куйды Наташа.

Халык санын алу кампаниясендә катнашырга чакыргач,  шунда ук ризалаша. 18 ел яшәгән авылны ул бик якын күрә. Әмир турында сүз чыккан саен:”Безнең авыл”,- дип куя. “Безнең авылда халык бик әйбәт бит”, “Безнең авыл бик чиста бит”, “Безнең авылда халык санын исәпкә алганда бер авырлык та килеп чыкмады”...

Наталья Николаевнаның Әмир авылында эше төгәлләнгән дисәң дә була. Лашманда тагын ике урамда җанисәп үткәрәсе калган.

-Әүвәл, практика өчен, үзебезнең гаиләне исәпкә алдым, - ди ул. – Милләт мәсьәләсенә килгәндә, ирем – татар, мин рус, ике улыбыз да татар булып язылдык. Айрат та, Айдар да туган телләрен яхшы беләләр. Бөтен мәгълүматны планшетка кертә барабыз. Бер авырлыгы да юк. Гомумән, Әмирдә пропискада торучылар 297 кеше. Күпчелек татарлар, берешәр кеше -  рус, чуваш, үзбәк милләтеннән. Өлкән яшьтәгеләр күбрәк, шул ук вакытта яңа йорт төзеп керүчеләр дә, яшь гаиләләр дә бар.

-Яшьләр бит хәзер шәһәр тормышын өстен күрә, авылга кайтып төпләнүчеләр юк диярлек. Менә сез дә бит әле яшьләр, шәһәргә китәргә ниятләмисезме?- дим Наташага. Сүз уңаеннан, никах укыткач, ул Наилә исемен алган икән. Мөселман гореф-гадәтләрен бик хөрмәт итә.

-Юк, шәһәр тормышын яратмыйм. Авылда рәхәт миңа. Әмирдән китәргә җыенмыйбыз, - диде ул.

Авылдашлар бөтенесе дә исәпкә алучыны көтеп тормыйлар, кайберәүләр дәүләт хезмәтләре порталында сораштыру кәгазьләре тутырганнар, кемнәрдер кирәк мәгълүматны телефон аша гына да бирәләр.

Сан алучы авыл халкы белән уртак тел табып эшли. Сүз саен диярлек, Наталья әмирлеләрне мактады, миңа да мондый сүзләрне ишетү, билгеле, күңелле булды. Белүемчә, авылдашлар да аны бик хөрмәт итәләр, якын күрәләр.

-Авылда якын дусларын, аеруча аралаша торган кешеләрең бармы?- дип кызыксындым аңардан.

-Аллага шөкер, бөтенесе якын. Шул гомердә бер кешедән дә бер начар сүз ишеткәнем булмады. Бер мәҗлестән дә калдырганнары юк, - дип җавап кайтарды ул.

...Наталья Николаевна Лашманга юл тотты. Шикләнебрәк, ничек каршы алырлар икән, дип. Минемчә, рәнҗетмәсләр, яхшы кешенең даны да алдан йөри ул.

Чыганак: Безнең Чирмешән 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
286
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: