Әгерҗе районында Гырон-Быдтон бәйрәме ПРОГРАММАсы

Әгерҗедә "Гырон-быдтон" республика бәйрәме узачак. Бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән удмурт коллективлары катнашачак.

 

Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында 3 июльдә удмурт мәдәниятенең "Гырон-быдтон" республика бәйрәме узачак. Бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән удмурт коллективлары катнашачак.

Бәйрәм 11:00 сәгатьтә "Истоки" театральләштерелгән пролог тамашасыннан башлана. Музыка-хореография композициясе нигезенә шушы авыл җырлары һәм биюләренә бәйле экспедицион язмалар яткан.

Аннан соң бәйрәм фольклор коллективлары катнашында концерт, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән дәвам итәчәк. Бәйрәм аланында милли кухня мәйданчыклары, Татарстан халыклары уеннары гөрләячәк.

Чыганак: Әгерҗе хәбәрләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
573
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: