Дуслык йортында "Пушкин картасы" кысаларында яңа проект старт алды

Тамашачылар төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышты.

«Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «яБерега — Ярлар» дип аталган күп милләтле концерт үтте.

Концерт программасы милли иҗат коллективлары чыгышына, интерактив һәм призларга бай булды. Сәхнәдә «Мирас» инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин); татар эстрадасы артисты, теле-радио-алып баручы, «ТМТV» премиясе лауреаты Гөлназ Шәрипҗанова; Татарстан Республикасының атказанган артисты Марсель Вәгыйзов; Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Карпова; «Kavkaz Style» бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе – «Танцы на ТНТ» телевизион тамашасында катнашучысы Сираж Джавадбәков); рус җырларын башкаручы Мария Кибаева; «Лай мардеж» мари ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Марина Тимофеева); удмурт җырларын башкаручы Марина Матвеева; «Өмет» чуаш триосы (сәнгать җитәкчесе – Анжелика Еремеева); тумышы белән Конго Республикасыннан булган татар эстрадасы артисты, 5 телдә җырлар башкаручы Оливер Мукенди; «Сантош» һинд бию коллективы (сәнгать җитәкчесе – Гөлнара Гатауллина) һәм башкалар.

Тамашачылар төрле халыкларның уникаль мәдәнияте, гореф-гадәтләре үрнәкләрен күрә алды.

Концерт ике фортамма — офлайн һәм Дуслык йортының Вконтакте аккаунтында онлайн узды. Концерт программасын килеп күрә алмаучылар чараның видео-трансляция язмасын карый алалар.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
448
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: