Дуслык йортында Корея Конституциясе көненә багышланган кичә узды

Чарада катнашучы кунаклар һәм автономия вәкилләре өчен кызыклы викторина, ютнори, чегичаги һәм конгинори милли уеннары оештырылган иде.

Казан шәһәренең Корея халыклары милли-мәдәни автономиясе вәкилләре Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Көньяк Корея Конституциясе көнен бәйрәм итте.

Бәйрәм чарасы Корея халыклары автономиясе җитәкчесе Рудольф Ким ярдәме белән узды. Концерт өлешендә автономия җитәкчесе урынбасары Татьяна Цой, «Миринэ» һәм «Ханоль» корея бию театрлары чыгыш ясады.«Кадерле дуслар! Бәйрәм белән сезне! Конституция көне Көньяк Кореяда ел саен 17 июльдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1948 елда ил Конституциясен игълан ителгән. Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!» – дип чыгыш ясады Рудольф Ким.

 

Чарада катнашучы кунаклар һәм автономия вәкилләре өчен кызыклы викторина, ютнори, чегичаги һәм конгинори милли уеннары оештырылган иде.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
389
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: