Дуслык спортта да җиңү яулый

Быелгы спартакиадага милли җәмгыятьләр  спортның дүрт төрен сайлап алган: өстәл теннисы, мини-футбол, шахмат һәм волейбол.

Чаллы шәһәрендә яшәүче төрле милләт вәкилләре спорт телендә дә аңлаша.  Шушы көннәрдә анда  милли җәмгыятьләр арасында VII Шәһәр Спартакиадасы старт алды.  Мондый чараны үткәрү Ак шәһәрдә күптән инде традициягә әйләнгән.  Әлбәттә инде, монда  төрле халыкның аралашуы гына күздә тотылмый. Иң беренче чиратта  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт  традицияләрен дәвам итү, яшь буынны  җәлеп итү кебек  бик күп максатлары бар бу бәйрәмнең.

Быелгы спартакиадага милли җәмгыятьләр  спортның дүрт төрен сайлап алган: өстәл теннисы, мини-футбол, шахмат һәм волейбол.

Шахмат  буенча ярышлар Чаллы шәһәренең  шахмат-шашка клубында үткән.  Җиңү таҗын немецлар яулаган. Икенче урында – азербайҗаннар, өченчедә – кореялеләр.   Чуаш белән Дагыстан җәмгыятьләре дә әллә ни бирешмәгән.

Ә волейбол  уенында дүрт команда катнашкан.   Оештыручылар әйтүенчә, бу ярыш тамашачыларга да бик ошаган.  Турнирны күзәтү бик кызык булды, һәр кеше бөтен көчен куеп  җиңүгә омтылды, диде алар.  Шулай да һәр уенның җиңүчесе бер генә була.  Монысында чуашларга тиңнәр булмаган. Икенче-өченче урыннарны марилар һәм кореялеләр  бүлешкән. Дагстанлылар дүртенче урынга калсалар да, әллә ни күңелләрен төшермәгәннәр, чөнки  барысы да, төп җиңүне дуслык  яулады, дигән фикердә.

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
259
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: