Дуслык фестивалендә Татарстан халыклары фольклоры тәкъдим ителде

Жюри удмурт фольклорын тәкъдим иткән команданы җиңүче буларак билгеләде.

Халыклар дуслыгы фестивалендә Татарстан халыклары фольклоры тәкъдим ителде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара Казанда немец телен тирәнтен өйрәтү буенча 72 нче мәктәптә узды.

Фестиваль һәр ел саен үткәрелә. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәрвакыт фольклор бәйрәме партнеры булып килә.

Быел фестивальдә катнашучылар Татарстанда яшәүче халыкларның әкиятләре һәм риваятьләре белән таныштырды. 6–8 нче сыйныф укучыларыннан торган сигез команда татар, рус, чуаш, украин, башкорт, мари, мордва, удмурт фольклорына нигезләнгән чыгышлары белән тамашачыларны әсир итте.

Жюри удмурт фольклорын тәкъдим иткән команданы җиңүче буларак билгеләде.

Фестивальдә катнашкан барлык командаларга Татарстан халыклары Дуслык йорты һәм ассамблеясы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә инде беренче өч урынга лаек булучылар махсус призлар алды.

Чыганак: Татарстан халыклары Дуслык йорты мәгълүмат үзәге

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
613
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: