Диния Нәзарәтенә Коръән басмасының электрон нөсхәләре тапшырылды

Бу — Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында мөфтиятнең иң мөһим башлангычларының берсе.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенә тантаналы рәвештә “Казан басма” компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре тапшырылды. Төркиянең Мәрмәрә университетының «Илаһият (шәригать)» факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абай  аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга шәхсән үзе тапшырды.

Электрон нөсхәләр флешкага йөкләтелгән иде. Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, бу эшкә бер ел элек үк керешкәннәр. Узган ел Мәүлид көнне Болгарга җыелган галимнәр арасында Мөхәммәд Абай да булган. Шунда алар Татарстан Мөфтие белән килешеп, шундый саллы эшкә алынырга килешкән. “Коръәнне әзерләдек. Комиссия җыеп, бер кат укып чыктык. Хаталар таптык. Аннан соң шушы төзәтмәләрне Мөхәммәд Абайга җибәрдек. Ул аларны төзәтеп, кабат безгә юллады. Без шуны ун нөсхәдә бастырып, көн саен укып, һәр хәрефне тикшердек. Аннан соң тагын Төркиягә җибәрдек һәм янәдән соңгы тапкыр укып чыктык. Хаталар калмасын өчен шулай эшләдек. Хәзер хәрефләр тагын да ачык күренә, аларны теләсә нинди форматка кадәр зурайтырга була”, — дип искә алды ул көннәрне Татарстан мөфтие журналистлар белән очрашуда.

Мөхәммәд Абай  исә бу нөсхәне мирасны торгызырга мөмкинлек бирүче хезмәт дип атый. “Камил хәзрәтнең тәкъдиме мине илһамландырды. Ник дигәндә, ислам фәннәрендә Казан аерым урын алып тора. Мөселманнар бастырган беренче Коръән нәкъ менә Казанда чыкты. Бу нөсхә мирасны торгызырга мөмкинлек бирә”, — ди белгеч.

“Казан басма” компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типография оттискасы нигезендә ясалган. Бу — Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында мөфтиятнең иң зур һәм мөһим башлангычларының берсе, диелә Диния Нәзарәте хәбәрендә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
280
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: