Диләрә Дамар: «Яшьләрне мәдәният аша берләштерәбез»

Кайда тууың түгел, Казанда кирәк булуың мөһим. «Анадолу» төрек диаспорасының яшьләр бүлеге рәисе Диләрә Дамар республика җитәкчеләре еш кабатлый торган сүзләрне аеруча яратып куллана.

Бу сүзләрнең асылын аңлаган үз урынын башкалада тапкан чөнки. Төрек яшьләренең Татарстандагы тормышы, яшь буынның тел һәм мәдәниятне саклаудагы өлешләре хакында аның белән сөйләштек.

 Диләрәсезнең иҗтимагый тормышта актив булуыгыз таң калдыраМондый тормыш сезне нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте?

 Иҗтимагый тормыш минем күп вакытымны ала һәм яшәешемнең мөһим урынын били. Казан федераль университеты студенты да мин, магистратурада белем алам. Моңа өстәп, Халыклар дуслыгы йортының Яшьләр ассамблеясы активисты да. Мин җәмгыятькә файдалы булырга яратам. Кешеләргә ярдәм итү ошый. Төрек яшьләрен – татар мәдәнияте, татарларны төрекләрнеке белән таныштырырга тырышам. Безнең Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр нык. Без төрле милләтләр белән дус була беләбез. Моны күрсәтә алуыбыз сөендерә. Яшьләрне дә, гомумән, кешеләрне мәдәният аша берләштерәбез. Биредә теләсә нинди кешегә үзен күрсәтү, үсеш өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Кайда тууың түгел, Казанда кирәк булуың мөһим, диләр бит безнең республикада. Мин дә бу сүзләр белән килешәм.

 Яшьләр милләттел һәм мәдәниятне саклау өчен нәрсә эшли?

 Мин төрек яшьләре белән генә эшләмим. Гомумән, күпмилләтле Татарстанның яшьләрен колачлыйбыз. Шуны әйтә алам: милләт, тел, мәдәният өчен башкарылган һәр эштә яшьләр бөтен күңелен биреп катнаша. Алар моның мөһимлеген аңлый. Үз мәдәниятләрен сакларга тырышып, тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә омтыла. Яшьләр белән берлектә төрле чаралар оештырыла. Без бергә булырга тырышабыз. Кайбер автономияләр телләр өйрәтү буенча курслар оештыра. Үз телеңне камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек инде бу.

 Аерым алганда төрекләрнең миллимәдәни автономиясендәге яшьләр ни белән мәшгуль?

 Һәрбер чараларда актив катнашырга тырышабыз. Күп очракта алар Төркиянең милли бәйрәмнәренә багышлана. Яшьләр чаралары гына оештырып калмыйбыз, балаларны да онытмыйбыз. Мисал өчен, апрель аенда Балалар көне уза. Ел саен 19 майда Яшьләр көнен үткәрәбез. Быел ул Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы тарафыннан оештырылды. Сүз уңаеннан, консуллык безне гел җыеп, туплап, ярдәм итеп тора. Алар Татарстандагы төрек яшьләренең бердәм булулары өчен күпне эшли.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
286
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: