Чит ил студентлары концерт куя

Дөрес, пандемия булу сәбәпле, чара онлайн форматта үтә.

Бүген, 24 ноябрь көнне, Татарстан Республикасында үткәрелгән “Чит ил студентлары көне” вузара фестивальгә йомгак ясала. Ул онлайн форматта үтәчәк гала-концерт белән тәмамлана.

“Чит ил студентлары көне” фестивале – бик кирәкле гамәл. Беренчедән, безнең югары уку йортларында андыйларның саны аз түгел, икенчедән, бергә яшәгәч, Татарстан халкына аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белеп тору зыян итмәс, өченчедән, төрле илләрдән килгән студентлар бер-берсе белән аралашып яшәсәләр, тагын да әйбәтрәк булыр. Әйтергә кирәк, чит ил студентлары үзләре дә Татарстанда яши торган халыкларның көйләрен, җыр-биюләрен бик яраталар, безнең сәнгатьне өйрәнергә, халыкка үзләренчә җиткерергә тырышалар.

Фестиваль кысасында тәгаенләнгән программада төрле хореографик номерлар, музыкаль композицияләр, театраль этюдлар, сәнгатьле укулар – барысы да бар. Аларны студентлар Татарстанның профессиональ коллективлары ярдәме белән үз телләрендә башкара. Әлбәттә инде, гала-концертка фестивальнең иң яхшы номерлары сайлап алынган. Шунда ук җиңүчеләрне котлаулар да була, гран-при да билгеләнә.

Жюри комиссиясендә төрле юнәлешләр буенча республиканың күренекле сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре бәя бирәчәк. Димәк, ярыш бик саллы, әмма  дустанә булыр дип көтелә. Быелгы фестивальдә дөньяның 20 иленнән 250 дән артык кеше катнаша.  Дөрес, әйткәнебезчә, эпидемия булу сәбәпле, чара онлайн форматта үтә. Тамашачылар булмау сәнгать кешеләре өчен азрак жайсызлык тудыра тудыруын, әмма теләсә нинди вазгыятьтән чыгу юлын һәрвакыт табарга була.

“Чит ил студенты көне” фестивале “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт илкүләм сәясәтен тормышка ашыру” республика программасына нигезләнеп үткәрелә. Чараның оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясы.

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
295
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: