Чит ил студентлары Казан университетларын сайлый

Бүгенге көндә якын чит илләрнең иң эре студентлар җәмгыяте булып төрекмән һәм үзбәк, ерак чит илләр арасында – Кытай һәм Һиндстан җәмгыятьләре санала.

2020 елда Казанның мәгариф учреждениеләренә беренче курска 30 мең 652 кеше кабул ителгән. 2020/2021 уку елы нәтиҗәләре буенча Казанда 30 югары һәм 32 һөнәри белем бирү учреждениесеннән 166 мең студент исәпләнә. «Чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән студентлар өлеше казанлылар өлешеннән 3 тапкырга диярлек артып китә, бу безнең югары уку йортларына ихтыяҗ зур булуы һәм Казан мәгарифенең планкасы турында сөйли», – дип ассызыклады Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Бүгенге көндә якын чит илләрнең иң эре студентлар җәмгыяте булып төрекмән һәм үзбәк, ерак чит илләр арасында – Кытай һәм Һиндстан җәмгыятьләре санала. Чит шәһәр һәм чит ил студентлары өчен көллият тулай торакларында 5 мең 808 урын әзерләнгән.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
397
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: