Чит ил кешеләре Дуслык йортында имтихан тапшырды

Комиссиянең бурычы – рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү. Имтихан эпидемиологик куркынычсызлыкның барлык чараларын үтәп узды.

Казанда чит ил гражданнарының рус телен белүләрен тану буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Имтихан бирүчеләр инша яздылар, телне белү буенча биремнәр тапшырдылар, шулай ук телдән әңгәмә уздылар.

Комиссия утырышына Казанда, шулай ук республиканың башка шәһәрләре һәм районнарында яшәүче чит ил гражданнары чакырылган иде. Комиссия составына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре керде. Комиссиянең бурычы – рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү. Имтихан эпидемиологик куркынычсызлыкның барлык чараларын үтәп узды.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
384
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: