Чаллыда – салават күпере

Мондый чаралар мәктәп укучылары арасындагы төрле милләт вәкилләрен берләштерү өчен кирәк.

Чаллыдагы Дуслык йортында балалар – һәрвакыт көтеп алынган кунак. Төрле милләт вәкилләре үзләре дә укучылар белән очрашырга мәктәпләргә килеп чыгалар. Бу көннәрдә шундый чараларның берсе шәһәрнең 8 нче мәктәбендә булды. «Салават күперендәге төсләр» программасы буенча үткәрелгән бәйрәм иде ул. Исеме җисеменә дә туры килеп тора. Чара чын бәйрәм төсен алды һәм анда татар, рус, чуаш, башкорт лезгинка биюләре күрсәтелеп, төрле телләрдә җырлар җырланды.

Мондый чаралар мәктәп укучылары арасындагы төрле милләт вәкилләрен берләштерү, дуслаштыру өчен оештырыла, һәрберсенең традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклау өчен дә зур роль уйный.

Чаллыда үткәрелгән «Туганлык – иң зур байлык» фестиваленең дә бурычлары шул ук. Ул быел 27 нче тапкыр үткәрелә инде. Концерт онлайн форматта, аны Дуслык йортының инстаграмында яки «Вконтакте» төркемендә карарга мөмкин.

Фестиваль «Туган тел» музыкаль композициясе белән башланды. Аны Ак шәһәрдә яшәгән милләт вәкилләренең һәркайсы үз телендә башкарды. Чаллыда яшәүчеләрнең «Яр Чаллы» дип аталган үз җырлары да бар. Анысын халыкка Дуслык йорты солисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина “Ретро” хореография ансамбле белән бергә җиткерде. Концертта русларның – «Калинушка», татарларның «Сөмбел», мордваларның «Моро», украиннарның «Веснянка», башкортларның «Гөлнәзирә», чуашларның «Чекес», мариларның «Мари Сем», керәшен татарларының – «Карендәшләр», удмуртларның - «Зардон» һ.б. җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясады.

Бу фестиваль азербайҗан культурасын яратучылар клубы тарафыннан үткәрелгән «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык”» дип аталган чарага нәтиҗә ясау кебек тә булды. Анда катнашучылар кешенең гаиләдәге роле һәм хокуклары турында сөйләшү алып бардылар иде. Һәр кеше шушы темага язылган шигырен дә укыды.

Фәния Әхмәтҗанова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
588
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: