Быел Державин премиясен «Казан ханбикәләре» трилогиясе өчен бирделәр

Язучы Ольга Иванова «Нурсолтан», «Сөембикә», «Гәүһәршат» китапларыннан торган җыентык өчен бүләкләнде.

аеш районында узган Бөтенроссия Державин исемендәге шигърият фестивалендә Г. Р. Державин исемендәге Республика премияләрен дә тапшырдылар.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда әдәбият өлкәсендә Державин премиясенә «Нурсолтан», «Сөембикә», «Гәүһәршат» китапларыннан торган «Казан ханбикәләре» трилогиясе өчен язучы Ольга Иванова лаек булды. Ольга Иванова Татарстан Язучылар берлегенең рус язучылары секциясе җитәкчесе (2021 елдан).

Премиягә барлыгы 5 кандидат тәкъдим ителгән булган: «Казан ханбикәләре» трилогиясе өчен Ольга Иванова; «Сайланма әсәрләр» шигырьләр җыентыгы өчен Татьяна Сушенцова, «Алар Җиңүне якынайттылар» китабы өчен Ринат Маннан (Архипов Ринат), «Сукояр чоры аборигены» басмасы өчен шагыйрь, тәрҗемәче, нәшир Вера Хамидуллина, «Казан журналистикасы тарихы очерклары» басмасы һәм «ОНД–№ 4181» роман-поэмасы, антиутопиясе өчен Айрат Бик-Булатов. 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
357
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: