Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларыннан һәркем файдалана алачак

Тулы мәгълүматлар белән танышу моңа кадәр чикләнгән иде.

Октябрьдә узачак Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары ачык ресурста урнаштырылачак һәм илнең барлык халкына да мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы хәбәр итә.

Барлык төбәкләр, шәһәрләр һәм башка торак пунктлар турында тулы статистик мәгълүмат мәгълүматларны системалаштырганнан һәм 2022 елда халык санын алуның соңгы нәтиҗәләрен чыгарганнан соң ачык булачак. Ул дәүләт органнарына гына түгел, илнең һәр кешесенә ачык булачак. Росстатта билгеләп үтүләренчә, ресурстан файдаланучы теләсә кайсы торак пункт, төбәк һәм бөтен ил буенча үзенең уникаль сорауларын булдыра алачак. Статистик мәгълүмат оператив рәвештә өч вариантта: цифрлы, график һәм картографик вариантларда формалаштырылачак.

Статистиканың халык өчен ачыграк булачагы турында берничә тапкыр Росстатта белдерделәр. Мәгълүмат үтемлерәк һәм аңлаешлырак булсын өчен, ведомство күрсәтмәлерәк форматлар кертә башлады һәм BI-система сайтында мәгълүматларның махсус витринасын эшләтеп җибәрде. «Элек статистика бары тик дәүләткә генә эшләде. Тулы мәгълүматларга керү чикләнгән иде, халыкка, асылда, зур булмаган финал саннары гына килеп җитә иде. Хәзер вәзгыять тамырдан үзгәрә», – дип билгеләде Росстат башлыгы Павел Малков. Ул хәбәр иткәнчә, халык санын алу өчен аерым интернет-ресурс булдырыла, анда халык санын алу нәтиҗәләре буенча мәгълүмати витриналар рәвешендә барлык мәгълүмат бастырылачак.

Мәгълүматлардан Россиянең теләсә кайсы кешесе файдалана ала. Әйтик, галимнәр һәм студентлар шушы мәгълүматлар буенча фәнни эшләр яза, илне һәм җәмгыятьтә бара торган төрле процессларны – демографик, социаль-икътисадый, мәдәни – өйрәнә алачак. Закон чыгару хакимияте вәкилләре исәпкә алу мәгълүматлары нигезендә бюджетларны формалаштыра һәм кануннар эшли алачак. Башкарма хакимият – милли һәм төбәк проектларын планлаштыру. Мәгълүматлар эре һәм кече эшмәкәрлеккә дә файдалы булырга мөмкин. Моннан тыш, мәгълүмат дөнья статистикасын формалаштыручы халыкара оешмаларга да мөмкин булачак.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның октябрендә цифрлы технологияләр кулланып узачак. Алда торган халык саны исәбен алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге. Торак йортлар буйлап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шулай ук «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алынырга мөмкин булачак.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
425
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: